Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Мәгълүмати - танып белү сәгате "Кызыклы һәм куркынычсыз интернет."

Интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерүе дә авыр. Укучыларны Интернет челтәрендә үз- үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән таныштырдым. Виртуаль киңлектә үзең турында нинди мәгълүмат таратырга ярамавын, мошенниклардан ничек сакланырга, компьютерыңны вируслардан ничек сакларга,күңелсез мәгълүмат белән очрашудан ничек качарга икәнен өйрәндек. Интернетның укуда һәм аралашуда ничек  ярдәм  итүе турында сөйләштек.