Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Әдәби кичә "Дөнья ягымлырак, матуррак китап белән!"

9 нчы октябрь - Бөтенроссия уку көне! Бу иң гадәти булмаган бәйрәмнәрнең берсе. Ул 2007 елда барлыкка килә. Бәйрәм укырга яратучылар тарафыннан билгеләп үтелә. Бездә укырга яратучылар күп, без дә бу бәйрәмне билгеләп үттек. Укучылар үзләре яратып укыган әсәрләрне,шигырьләрне, әкиятләрне сөйләделәр, фикер алыштылар. Бер - берсенә үзләре яратып укыган китапларны тәкъдим иттеләр. Табышмаклар чиштек, мәкальләрне дәвам иттеләр. Иң  күп җавап бирүчеләргә приз эләкте. 

Уку- - иң файдалы шөгыльләрнең берсе, ул үз - үзеңне һәм әйләнә - тирә дөньяны яхшырак аңларга мөмкинлек бирә. Уку кешеләрне бәхетлерәк, акыллырак, ярдәмчел итә.