Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Әдәби - музыкаль кичә "Йөрәкләр яшь калсын!"

      1 октябрь - өлкәннәр көне билгеләп үтелә. 2 октябрь көнне алар хөрмәтенә, авылыбыз уртасында, ярминкә оештырылды, әдәби - музыкаль кичә булды, өлкәннәребезне плов, коймак, чәй белән сыйладык. Авыл халкы үзеннән арткан продукцияне башкаларга тәкъдим итте. Үзешчәннәребез үзләренең матур җырларын, дәртле биюләрен, нәфис сүзләрен тәкъдим итте. Өлкәннәребез рәхәтләнеп ял итте.