Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Аралашу сәгате "Тырыш хезмәт бал да, май да ашата!"

        Укучылар белән хезмәт турында язылган шигырьләр белән таныштык. Габдулла Тукайның,Мөҗәһитнең, Шәүкәт Галиевның хезмәт турындагы шигырьләрен укып, анализ ясадык. Викторина сорауларына җавап таптык, мәкальләр белдек, табышмаклар чиштек. Эш яраткан кешенең генә һәрвакыт өстәле мул булуына төшендек. Яңа төр һөнәрләр турында сөйләштек: мәсәлән блогер.