Әдәби сәгать "Шамил Рәкыйпов - татар язучысы!"
Укучыларга язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырдым. Китап күргәзмәсе төзедем.Китап күргәзмәсендәге "Кызлар йолдызлар!" романы белән тирәнтен таныштырдым. Бу роман Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгын тасвирлауга багышланган. Каһарманлык үрнәкләрен автор бу очракта хатын - кызлардан гына торган төнге бомбардировка авиаполкы сугышчылары мисалында күрсәтә. Роман геройлары- ил бәйсезлеген яклап, ут өермәсен кичкән батырлар.Әсәр үзәгендә башлыча ике образ тора. Алар - татар кызлары Ольга Санфирова һәм Мәгүбә Сыртланова. Язучының игьтибары, аларның төрле милләттән булган көрәштәшләрен дә читтә калдырмый. Татар, рус, украин, белорус, казах, урдмурт һәм башка милләт кызларының бердәм гаиләдәй дус яшәүләрен һәм көрәшүләрен үзе күреп торгандай бәян итә.Дүртенче һава армиясендә беренчеләрдән булыпгвардияче исемен очучысына берьюлы Советлар Союзы Герое исеме бирелә.