Информация сәгате "Татарстаным - гүзәл ягым!"
Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәгендә "Татарстаным - гүзәл ягым" - исемле информация сәгате узды. Китапханәче республикабызның матур урыннары, тарихы, төп символлары - гимн,флаг, герб белән таныштырды. "Мин яратам сине, Татарстан!" - исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды."Халкыбызның культура мирасы!"- исемле презентация күрсәтелде.