Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Китапханәче белән очрашу. "Мин кулыма китап алам!"

                     Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәгенә мине, китапханәчене очрашуга чакырдылар.

                     Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасны саклап, ул аны буыннан - буынга тапшыра, белемне һәм фикерләүне формалаштыру башында тора. Шулай ук ул - мәгълүмат, тарихи белем тупланган бина, мәгърифәт чыганагы. Кыйммәтле багаж белән тулы киштәләр китапханәдә генә була. Ә мондый байлыкка ия кеше, иң гуманлы һөнәр вәкиледер- ул китапханәче. 

                      Кечкенә чактан ук, китапханәчеләрнең хезмәтен күреп соклана идем. Нинди зур байлык арасында утыра бит алар!Китапны бернинди компьютерга да алыштырып булмый инде.Балачактан китапханәче белән укытучы минем өчен иң укымышлы, иң дәрәҗәле кеше булып саналды.

                       Китапханәнең төп байлыгы - китаплар булса, ә китапханәче өчен иң кадерлесе- андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Очрашу бик матур һәм күңелле узды. Укучылар үзләренең сорауларын бирделәр, китапханәче җавап бирде.