Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Гаилә бәйрәме"

        28 нче июнь көнне "Гаилә бәйрәме" уздырдык. Авылыбыз үзешчәннәре матур чыгыш ясадылар. Төрле спорт уеннары, күңелле (гаиләләр белән) уеннар уйнатылды.Гаилә бәйрәмен авылдашыбыз Илнар Гарипов алып барды. Артист Мурат Гайсин үзенең матур җырларын бүләк итте. Бу кичне авылыбызга кунаклар бик күп кайткан иде, күрше - тирә авыллардан да килгәннәр иде. Күп балалы гаилә, үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан һәм башка гаиләләр бүләкләнде. СВО дан отпускка кайткан Сайфуллин Илнур гаиләсенә дә бүләк бирелде. Бик матур, күңелле бәйрәм киче булды.Илләребез тыныч, күгебез аяз булсын!