Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара".

            1989 нчы елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. Әфганстанга совет гаскәрләре 1979 нчы елның 27 декабрендә кертелә. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез.

              12 нче февральдә, Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуга 34 ел тулу уңаеннан, авылыбыз шугалагында Әфганстанда һәлак булган, үлгәннән соң "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән авылдашыбыз Васил Аглиуллин хөрмәтенә хоккей турниры оештырылды.

                    Арча районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев, "Ватан" ширкәте җитәкчесе Мансур Готыф улы Әхмәтов, әфганчы ветераннар, Арча районы әфганчыларның "Сугышчан туганлык" оешмасы җитәкчесе Сергей Лимусович Багаутдинов, Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Азат Наил улы Вахитов, Арча районы  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Фиркать улы Хәбиров, Васил Аглиуллинның туганнары белән берлектә, Әфганстанда батырларча һәлак булган Васил Аглиуллин  һәм әфганстанда исән - сау хезмәт итеп, кайткач мәрхүм булган Лотфуллин Рифат каберенә венок һәм чәчәкләр куелды.

              Әфганстан сугышында катнашкан батыр егетләрне, бернигә дә карамастан, чын каһарманнар дип саныйк, исәннәренең кадерен белеп, үлгәннәренең каберен карап торыйк.