"Онытырга хакыбыз юк."
Әфганстан, исемең шигъри синең,
Җирең сихри, кыя, ташларың!
Изге дуслык бурычын үтәр өчен
Сиңа китте бик күп якташларым...
Кыяларның булмый ак таплары,
Аларның була тик ак ташлары.
Шул ташларны каннарына манып,
Табутларда кайтты якташларым.
Әһлиуллин Васыйл Габдулла улы 1966 нчы елның 5 маенда Арча районы Пешәнгер авылында колхозчы гаиләсендә туган.1984 нче елның 7 маенда Арча хәрби комиссариаты тарафыннан Совет Армиясе сафларына алына.1984 нче елның октябрендә аны Әфганстан республикасына җибәрәләр. Ул анда механик- танк йөртүче була, күп кенә сугышчан операцияләрдә катнаша.1985 елның январенда бер бәрелеш вакытында аның танкына зыян килә. Ләкин Васыйл танкын тәртипкә китерә һәм кабат сугышка керә.1985 нче елның мартында. автомобильләр колоннасын озатып барганда, В. Әһлиуллинның танкы алдан бара, танк астында фугас шартлап һәлак була...
Күрсәткән батырлыгы өчен "Кызыл Йолдыз"ордены белән бүләкләнә.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела.Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.Гомерләренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез.Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.
Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын.Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата- аналар кайгы яше түкмәсен иде.Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне ярату өчен яратылган. Без - тынычлык яклы.Һәлак булганнарның авыр туфрагы җиңел булсын.Каберләренә сукмак өзелмәсен.Васыйл Әһлиуллин Пешәнгер авылында җирләнгән.Хәзерге көндә авылыбызның ул туып - үскән урам Васыйл Әһлиуллин урамын йөртә.Апаз урта мәктәбендә аңа мемориаль такта куелган.