"Балаларга сугыш турында укыйбыз" акция
Самара өлкә балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле VIII Халыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге акциядә Ашытбаш авыл китапханәсе дә катнашты. Акциядә катнашу өчен регистрация үтеп электрон билет алдык һәм 6 май көнне 2-4нче сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләр укыдык.