Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Балаларга сугыш турында укыйбыз!(акция)

Самара өлкә   балалар китапханәсе тарафыннан  "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле  Халыкара акция үткәрелә. Әлеге акциянең максаты -сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге изге эштән безнең  Ашытбаш авыл китапханәсе дә читтә калмады. Китапханәгә башлангыч класс укучылары чакырылган иде. Иң элек теманы чагылдырган  китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде.Аннан балалар белән сугыш темасын яктырткан китаплар укыдык.