Тукай мәңге безнең күңелләрдә!”( викторина –уен)
Һәр елның 26нчы апрелендә татар дөньясы өчен зур бәйрәм- Г.Тукайның туган көнен һәм шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтә.Без, якташлары өчен Тукай, аеруча кадерле.Беренчедән, Тукаебыз Арчада туган, икенчедән, мәктәбебез дә аның исемен йөртә.Нинди зур горурлык бит бу.Безнең әти-әниләребез аның әсәрләрен укып үскән, безнең дә телләребез аның шигырь, әкиятләрен ишетеп ачылды.Һәм менә безнең балаларыбыз да рәхәтләнеп Тукай әсәрләрен өйрәнә.Районыбызда “Мин Тукайны укыйм” исемле марафон башланып киткән иде.Һәм анда кече яшьтәге укучыларыбыздан алып, әби-бабаларыбыз, гмумән теләк белдергән һәркем катнашты.Бу үзе дә шагыйрь иҗатының мәңгелек булуы хакында сөйли.
Менә быел да Ашытбаш мәдәният йотры фойесында башлангыч класс укучылары өчен китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре кызыклы һәм мавыктыргыч викторина-уен әзерләгәннәр иде.Тукай иҗаты буенча китап күргәзмәсе тезеп куелды.һәм укучыларга шагыйрьнең яңартылган рәсемле китаплары тәкъдим ителде.Презентация ярдәмендә тагын бер кат Тукайның биографиясен искә төшереп үттек.Аннары укучылар Тукайның әсәрләренә нигезләнгән табышмаклар чиштеләр, төрле мавыктыргыч сорауларга җаваплар таптылар, “Бу кайсы әсәрдән?” исемле уенда катнаштылар, шигырьләрен сөйләделәр.Ә иң ахырдан исә, татарның гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкардылар.