Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Без Тукайны укыйбыз” (әдәби марафон)

26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Бөек шагыйрь – безнең якташыбыз да әле.Районыбызда “Без Тукайны укыйбыз” исемле шигырь марафоны старт алган иде.Ашытбаш авыл китапханәсе дә бу чарадан читтә кала алмады.Китапханәгә йөрүче шигырь сөючеләр рәхәтләнеп Тукай шигырьләрен укыдылар, яттан сөйләделәр.Марафонда катнашучыларга зур рәхмәт.