“Җир һәм йолдызлар улы!” (информина)
12нче апрель- Авиация һәм космонавтика көне буларак билгеләп үтелә.Бу көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә дә башлангыч класс укучылары өчен “Җир һәм йолдызлар улы “ дип исемләнгән чара булып узды. Ул Космонавтлар көнен бәйрәм итү тарихы турында белемнәрне тирәнәйтү, беренче космонавт Ю.А. Гагарин белән танышу, очучы-космонавтлар белән горурлану хисләре тәрбияләү, батырлык сыйфаты тәрбияләү максатларыннан чыгып үткәрелде.Теманы яктырткан материаллардан китап күргәзмәсе тезеп укучыларга тәкъдим ителде.Аннан Ю.А. Гагарин турында укучыларга кыскача мәгълүмат бирелде, тормышына бәйле фотолар белән таныштырылды.Ә укучылар исә зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Чараның икенче өлеше уен рәвешендә барды.Укучыларның чыдамлылыгын сыный торган күнегүләрне бергәләп башкардык.Тоемлау сәләтләрен тикшерү өчен күзне бәйләп төрле предметларны да әйттеләр, шулай ук күзләрне яулык белән бәйләп космик ракета рәсемнәрен дә ясадылар.Укучыларга чара бик ошады.