Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Китап – дус һәм киңәшчең!”(танып- белү сәгате)

 2нче апрель - Халыкара балалар китабы буларак билгеләп үтелә. Һәр балада кечкенәдән үк китапка мәхәббәт тәрбияләнмәсә, әгәр китап уку аның бөтен гомере буена рухи ихтияҗына әйләнмәсә, баланың дөньяга карашы тарая, сөйләм теле ярлылана. Балаларны китап көненең кыскача тарихы белән таныштыру, аларда китапка карата хөрмәт уяту максатыннан, Ашытбаш  авыл китапханәчесе  “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләре янына кунакка барды.Китапханәче балаларны китап тарихы белән кыскача таныштырды.Нәниләр  белән бергәләп балалар өчен иҗат итүче язучыларны, шагыйрьләрне искә алып үттек. Балалар рәхәтләнеп  шигырьләр, әкиятләр тыңладылар, яңа китап битләрен карадылар, әкияти сорауларга җавап бирделәр.Киләчәктә бу нәниләр китапханәнең иң актив укучылары булырлар дип ышанып калабыз.