Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Нәүрүз мөбарәк булсын! (бәйрәм кичәсе)

16 март көнне Ашытбаш мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмгә  укучылар, укытучылар, авыл халкы җыелды.Чара укучыларның  яз турында шигырьләр сөйләве белән башланып китте. Аннан кунакка “Нәүрүзбикә” дә килде. Ул исә буш кул белән килмәгән булып чыкты, тамашачыларга төрле уеннар уйнатты, биетте, җырлатты.Чараның икенче өлешендә Кыш бабай белән Нәүрүзбикә тамашачылар белән кул көрәше оештырды.Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирелде.Ахырдан казанда пешкән “карга боткасы” белән сыйландылар.Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.