“21нче март – бөтендөнья шигърият көне!”(шигъри марафон)
Һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен билгеләп үтәләр.Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Хәзер Бөтендөнья Шигърият көнен мәдәният, мәгариф оешмаларында зурлап билгеләп үтәләр. Безнең Ашытбаш китапханәсендә бу көнне шигъри марафон булып узды.Чарада Г.Тукай исемендәге урта мәктәпнең 5нче класс укучылары катнашты.Чараның башында Арча ягыннан чыккан шагыйрьләр, язучылар, күренекле шәхесләрне искә алып үттек.Аннары исә укучылар үзләре яраткан язучыларның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.Чарада мәдәният йорты җитәкчесе Айгөл Файзрахманова районыбызда яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрь – Марсель Шәрәповның яңа чыккан китабы белән таныштырды.Чарабыз бик файдалы үтте.