“Сәхнәдә – китап!”
Инде билгеле булганча, 2019нчы ел Россиядә – Театр елы буларак игълан ителгән иде.7нче март көнне Ашытбаш мәдәният йортында якташыбыз, язучы Мөнирә апа Сафинаның 3 пәрдәлек “Ике болыт “ драмасын сәхнәләштереп күрсәттек.Темага багышлап фойега китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм ул киң катлам укучыларга тәкъдим ителде.Чара Г.Тукайның “Театр” шигыре белән башланып китте.Спектакльдә китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авылыбыз үзешчәннәре катнашты.Темасы да бик аткуаль булгангамы, драманы авыл халкы бик җылы, яратып кабул итте.Тамашачыларның күз яшьләрен чыгарганбыз икән, димәк без максатыбызга ирешкәнбез, кешенең күңел кылларын тибрәткәнбез дигән сүз.