“Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз!” акциясе.
6 март – Бөтендөнья кычкырып уку көнендә “Кояшкай” балалар бакчасында чын мәгънәсендә китап бәйрәме булды.Китапханәче бакча балалары өчен А.Алиш исемендәге премия лауреатларының китапларын алып килгән иде.Иң элек балаларга презентация ярдәмендә, аңлаешлы итеп А.Алиш турында кыскача мәгълүмат биреп үтелде.Аның әкиятләрен искә төшереп, геройларына бәя биреп чыктык.Аларның кайсы тискәре ә кайсылары уңай, шуларга анализ бирдек.Аннан соң инде чират башка язучыларга җитте, аларның кызыклы шигырьләрен балаларга кычкырып укыдым.Ә балалар исә бик игътибар белән бирелеп тыңлап утырдылар.Ахырдан, үзләренең ятлаган шигырьләрен дә сөйләп күрсәттеләр.Чара балалар өчен бик файдалы һәм кызыклы үтте.