Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Егетләр, көч сынашыйк!”(уен-кичә)

    23нче февраль көнне ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Ашытбаш мәдәният йортында, китапханә белән берлектә “Егетләр, көч сынашыйк!” дип исемләнгән бик матур кичә-уен үтте.Кичәдә “Ашытбаш егетләре” һәм “Кысна егетләре” командалары катнашты.Егетләр зирәклектә, тапкырлыкта, җитезлектә үзара көч сынаштылар.Кичә бик җанлы, уен-көлке, җыр биюләр белән чиратлашып барды.Уенны жюри күзәтеп барды һәм кичә азагында командаларга дөрес бәяләр бирелде.Кичә уенда катнашучыларга  һәм авыл халкына бик ошады.