Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Тылсымлы бизәк серләре” (мастер- класс)

     Ашытбаш авыл китапханәсе татар милли мәдәни үзәге булып санала.Ә татар хатын-кызлары исә буш вакытларын бер дә юкка уздырмаганнар.Бәйләү, чигү, тегү – аларның яраткан шөгыленә әйләнгән.Шундый уңган, булган апаларыбыз безнең Ашытбаш авылында да яши.1 февраль көнне авыл китапханәсендә “Тылсымлы бизәк серләре” дип исемләнгән мастер- класс үткәрелде.Анда өлкән яшьтәге апалар катнашты.Бу эшкә әзерләнгәндә кул эшләре темасы буенча материаллар тупланды.Н.Сергееваның “Тылсымлы бизәк”, “Бәйлибезме?”, Р.Мухамедованың “Татарская народная одежда” һәм башка китапларны, матбугат материаллары күргәзмәгә куеп укучыларга тәкъдим ителде.Чигү остасы Люция апа Йосыпова кул эшләренә кайчан, кем өйрәтүе хакында искә төшереп узды, аннан соң чарада катнашучыларга тормышка яңа кереп килүче “алмаз белән чигү” турында сөйләде.Шулай ук крючок белән үрелгән эшләре, чиккән кулъяулыклары белән таныштырды, һәм кулъяулык чигүнең кайбер үзенчәлекләрен, ничек итеп бизәк төшерергә, кырыйларын бөгәргә өйрәтте.Чара бик файдалы, эчтәлекле үтте.Киләсе очрашуны март аена билгеләп, апаларыбыз белән саубуллашып аларны өйләренә озаттык.