“Ул елларны ничек онытасың,онытылмый ул еллар үтсә дә!” (бәйрәм тантанасы)
Ашытбаш авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, “Ана даны” һәйкәле янында тантаналы митинг үткәрелде. “Хәтерләүдән курыкма син,үткәннәрне онытма син!” исеме астында китап күргәзмәсе тезеп куелды һәм халыкка тәкъдим ителде.Митингта сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, авыл халкы, килгән кунаклар катнашты.Укучылар ветераннарны котлап җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде.
Укучылар “Үлемсез полк” акциясендә дә бик теләп катнаштылар.Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайларының,туганнарының фотосурәтләрен күтәреп урам әйләнделәр.