Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Ленинград блокадасы балалары” (хәтер сәгате)

      Укучыларга Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү, сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштыру, аларга карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан 22нче январь көнне китапханәдә хәтер сәгате үткәрелде.Укучылар белән сугыш темасына кагылышлы истәлекле даталарны искә төшердек.Блокада сүзенә аңлатма бирелде, 900 көнлек блокаданың нинди шартларда узуын Н.Ходзаның “Дорога жизни” дигән китабы аша таныштык.Без бүгенге көндә тыныч, матур тромышта яшәвебез белән горурланырга һәм сугышта башларын салганнарны беркайчан да онытмаска тиеш дигән нәтиҗәгә килдек.