Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Театр кеше күңеленә турыдан –туры юл салучы сәнгать!”

    Татар әдәбияты классигы, татар театр сәнгатенә нигез салучы атаклы драматург,якташыбыз, Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу һәм Россиядә Театр елы уңаеннан Ашытбаш авыл китапханәсендә төрле яшьтәге укучылар өчен “Театр кеше күңеленә турыдан –туры юл салучы сәнгать!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә Галиәсгар Камалның тормыш юлы, иҗаты, аның Арча районы Сикертән авылында үткәргән еллары турындагы истәлекләр белән танышырга мөмкин.