Кыш бабай остаханәсе (мастер калсс)
Укучыларның кышкы каникулларын тагын да кызыклырак үткәрү максатыннан Ашытбаш авыл китапханәсендә кар бөртекләре ясау буенча мастер класс үткәрелде.1 нче класс укучыларына кәгазьдән кисеп кар бөртекләре ясау серләренә 5 нче класс укучысы Азалия Сабитова өйрәтте.Кечкенәләр бик тырышып ясадылар, кистеләр һәм үзләренең яңа шөгыль өйрәнүләренә чиксез куандылар.Безнең китапханәбездә бу эшкә өйрәтүче китаплар да бар, укучыларга “Вошебные цветы-оригами” һәм Юлия Васильеваның “Арт-студия дома” исемле китаплары тәкъдим ителде.