“Тукай дөньясына сәяхәт!”(балалар иртәсе)
21 апрель көнне Ашытбаш авыл китапханәчесе балалар бакчасына кунакка килде.Кунакка буш кул белән килмәгәннәрен һәркем белә торгандыр,шулай булгач,китапханәче дә балалар янына Г.Тукайның бик күп китапларын,аның әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән мультфильмнарын алып килде.Башта балалар бөек язучының кыскача балачагы,тормышы турында таныштылар.Китапханәчегә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Аннары үзләре өйрәнгән шигырьләрен дә сөйләп үттеләр.Соңыннан Тукай әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән мультфильм карадылар.Балалар мондый кунактан бик канәгать калдылар.