“Алтын җирем” (әкият-пьеса)
Туган җирнең кадерле булуын аңлату, туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, укучыларда матур әдәбиятка карата кызыксынуларын арттыру максатыннан, 7нче декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында укучылар белән “Алтын җирем” исемле пьесаны сәхнәләштереп тамашачыларга тәкъдим иттек.Пьесаның авторы Гүзәл Галләмова.Автор бу әсәрне бик үтемле, мәгънәле итеп язган.Укучыларга да текстны өйрәгәндә авырлык тудырмады, киресенчә, алар бик теләп катнаштылар.Әкият тамашада 1,5,6,7 класс укучылары катнашты.Укучылар шулкадәр оста итеп, рольгә кереп уйнадылар.Тамашачыларга әкият-пьеса бик ошады.