"Закон һәм җәмгыять коррупциягә каршы!” (интеллектуаль уен)
9нчы декабрь- коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеле.Бу уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә “Закон һәм җәмгыять коррупциягә каршы!”дигән исем белән интеллектуаль уен үткәрелде.Чара коррупция турында төшенчә бирү, аны тормышта таный белү, укучыларның аңа карата үз фикерләрен җиткерә белүләренә ирешү максатыннан чыгып үткәрелде.Уенга 5-7 класс укучылары чакырылды.Иң элек шул исем белән китап күргәзмәсе тезеп куелды.Анда матбугаттан алынган материаллар, Т.Галиуллин, В.Нуриев, Р.Мөхәммәдиев һәм башка язучыларның китаплары урын алды.Укучылар берничә этаптан торган уенда көч сынаштылар, коррупциягә тормышта булган мисалларны китерделәр,аның килеп чыгуына сәбәп булган факторларны таба белделәр.Уен азагында законнарны белмәү коррупция китереп чыгарырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килдек.