Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Әнкәйләрдән хәер-фатиха” (әдәби-музыкаль кичә)

Барыбызга да билгеле булганча, һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә зур бәйрәм-әниләр көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан 24нче ноябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Әниләргә багышлап “Күңелләргә шифа бирә синең әйткән һәр сүзең!” исемле китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде.Кичәдә әниләрне бәйрәм белән котлап, дәртле биюләр, моңлы җырларыбыз яңгырады. Сания Әхмәтҗанова, Фәнис Яруллин шигырьләре бәйрәм кичәсен тагын да тулыландырып җибәрде.Кичәбезгә кунак итеп солдат әниләрен дә чакырган идек.Кичәбез бик күңелле һәм эчтәлекле үтте.