Китапханәләрнең фонды даими яңартылып барыла.
Китапханәләрнең фонды даими яңартылып барыла. Яңа кайткан китаплар инвентарь кенәгәгә язылып, печатьләр сугылганнан соң китап киштәсенә куелып кына эш бетми әле. Китапханәче бу китапларны вакытында укучыларга тәкъдим итеп барырга тиеш. Тормышка интернет үтеп керсә дә, күпчелек укучыларыбыз яңа кайткан китаплар белән танышып, укып баруны кулай күрәләр.