Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

9нчы ноябрь көнне Арча үзәк китапханәсендә «Лучший библиотекарь-2018» район бәйгесе булып узды.

9нчы ноябрь көнне Арча үзәк китапханәсендә  «Лучший библиотекарь-2018» район бәйгесе булып узды. Бәйгенең  нигезләмәсе ел  башында ук барлык китапханәчеләргә җиткерелгән иде. Нигезләмә буенча һәр китапханәгә бүлеп бирелгән язучы иҗатының берәр әсәренә буктрейлер ясарга кушылган иде.Шулар арасыннан 10 китапханәченең эше җиңүче итеп сайлап алынды һәм йомгаклау этабында алар көч сынашты.

     Бу конкурста Ашытбаш авыл китапханәсенең мөдире Сабитова Талия Әгъзәм кызы да катнашты. Ул  «Верность профессии» номинациясендәге диплом белән бүләкләнде.