Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Кара-каршы” (интеллектуаль уен)

   3нче ноябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында “Кара-каршы”дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.Анда катнашу өчен студентлар, авыл яшьләре чакырылды.Уенчылар 7 турдан торган ярышта көч сынаштылар.Күзне бәйләп яшелчә җыйдылар, табышмак чиштеләр,татар халык мәкальләрен искә төшерделәр, төрле халык биюләрен биеделәр, егетләр кызларның чәчләрен үрделәр, бирелгән темага җыр башкардылар, кыскасы күңелле итеп уйнадылар, ял иттеләр.Бу кичә яшьләргә бик ошады.