Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Тапкырлар һәм Зирәкләр көч сынаша! (уен-викторина)

Китап уку, белем алуга кызыксыну уяту, ике телдә дә әкиятләрне белүнең әһәмиятенә төшендерү, иҗади фикерли белү сәләтен үстерү максатыннан чыгып, 2нче ноябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә уен-викторина үткәрелде.Уенда катнашу өчен 5-7 нче класс укучылары чакырылды.Һәрбер командадан капитаннар сайлап куелды.Командалар бик яхшы әзерлек белән килгәннәр, алар  күп итеп китап укуның файдалы икәненә  менә шунда төшенделәр дә инде.Чөнки уен 10 турда үтте,ә анда  нинди генә биремнәр юк иде.”Бу өзек кайсы әкияттән?”, “Мәкаль кайсы әкияткә туры килә?”, ”Бу кайсы язучының портреты?”, “Предметка карап әкият исемен табарга”, “Табышмак әйтәм, җавабын тап” кебек биремнәрне укучылар бик теләп чиштеләр.Әкият дөньясы бик күңелле ул, анда бер керсәң, тиз генә чыгасы да килми.Безнең бүгенге уен-викторина да кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.Ул укучыларга бик ошады.