Алма бәйрәме.
Нинди генә исем белән аталган көн юк хәзерге тормышта.Һәр көнебез бәйрәм кебек.Һөнәри һәм халыкара әһәмиятле даталар белән бәйләнгәннәре дә артканнан-арта бара.Шоколад көне, песиләр көне, куркаклар көне һәм менә алма көне.21 октябрь – “Алма көне” буларак билгеләп үтелә.Әлеге дата табигатьнең иң мул чорында, алма өлгергәндә үткәрелүе белән әһәмиятле.Бераз гына соңарып булса да, укучыларның көзге каникулларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү максатыннан без дә бүген балалар белән “Алма бәйрәме” уздырдык.Анда кече һәм урта яшьтәге укучылар җыелды.Бәйрәмдә алма турында иң күп мәкаль белүче дә ачыкланды, җырлар да җырланды, күмәк биюләр дә биелде.Алма темасын чагылдырган хикәяләр, шигырьләр укылды.Алма белән төрле уеннар уйнадылар :”Иң татлы сүз”, “Кем тизрәк”, “Кемдә калды”, “Алма ашау” һәм башка шундый уеннар.Кичә ахырында һәр укучыга тәмле алмалар таратылды. Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.