Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Көзге балл” (конкурс)

25нче октябрь көнне Ашытбаш мәдәният йорты фойесында көзге балл бәйрәме үткәрелде.Анда 5,6,7нче класс укучылары катнашты. Чара укучыларның иҗади сәләтен үстерү, татар халкының хезмәткә булган карашын,  күркәм гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү, шигырь, җыр-бию аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү максатларыннан чыгып үткәрелде.Бәйрәм буласы фойега көзге композицияләр ясалды. Көз темасын чагылдырган китап күргәзмәсе эшләп куелды.Ә укучыларга исә алдан ук, исем, девиз, таныштыру өлешләрен уйлап килергә кушылган иде.5нче класслар –“Яшелчәләр”, 6нчы класслар -“Яфраклар” һәм 7нче класслар- “Башаклар” дигән исем белән 7турдан торган конкурста көч сынаштылар.Командалар көзге сыналмышларны да тиз генә әйтә алдылар, табышмакалрны да чиштеләр,күз бәйләп бәрәңге җыйдылар, “Капчыктагы яшелчәне таны!” дигән  уенны да оста уйнадылар, кыскасы  кушылган эшкә бик зур җаваплылык белән караганнар, әзерлекләре бик яхшы иде.5-6 классларның  заманча  биюләре, 7нче класс малайлары башкаруында  “Чайкала иген кырлары” җыры  тамашачылар күңеленә хуш килде.Ахырдан уенда катнашучы командаларга истәлеккә дипломнар һәм баллы күчтәнәчләр тапшырылды.Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.