Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Укучылар өчен газета-журналлар (экспресс-мәгълүмат сәгате)

     Татмедиа җәмгыяте укучылар өчен төрле газета-журналлар чыгара.Безнең Ашытбаш авыл китапханәсенә “Ялкын”, “Салават күпере”, “Көмеш кыңгырау”, “Тылсымлы куллар”, “Сабантуй” кебек басма чаралар килә.Укучыларны периодик басмалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту максатыннан китапханәдә экспресс-мәгълүмат сәгате уздырылды. Анда 7нче класс укучылары чакырылган иде.Иң элек алар  балалар өчен беренче тапкыр чыга башлаган газета һәм журналларның тарихы белән таныштылар.Газетада мәкаләләрнең ничек пәйда булуын, аларны кемнәр язуын аңлатып кителде һәм укучыларның үзләренә дә активрак булырга, газеталарга материаллар җибәрергә киңәш бирелде. Укучылар үзләре дә ”Сабантуй” журналындагы кроссвордларны, сканвордларны чишеп карадылар.Укучы балалар өчен чыгарылган периодик басмаларда  һәрвакыт балалар, яшүсмерләр тормышыннан алынган кызыклы язмалар дөнья күрә.Бу язмалар укучыларны  тапкыр, зирәк булырга, нинди генә хәлләрдә дә югалып калмаска өйрәтә.Тормышта һәркайсының кирәге чыга, файдалы киңәшләр, мәгълүмат күп аларда.