Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Гомерләр көзгә барса да, көтәсе язлар да бар әле!”.(өлкәннәрнең өйләренә бару)

1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.1октябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә ”Өлкәннәрне котла һәм чәчәк бүләк ит!”акциясе үткәрде.Бу көнне урамда, җәмәгать урыннарында очраган өлкән кешеләрне котлап, чәчәкләр бүләк иттек.Аннан сәхнә ветераннары Вәсилә һәм Рәшит Шәвәлиевларның өйләренә барып бәйрәм белән котладык.Эшләгән вакытларында килеп чыккан кызыклы хатирәләрне искә алып, хәзерге көн яңалыклары турында фикерләр алыштык.Өлкәннәр белән вакытлы басма мәгълүмат чаралары- үзләре яратып укый торган “Сәхнә”, “Сөембикә”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларына күзәтү ясадык.