Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Язучы да Алиш, батыр да!”(әдәби сәяхәт)

Оста әкиятче, шагыйрь, герой- шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алишның тууына  110 ел уңаеннан, 15нче сентябрь көнне Г.Тукай исемендәге төп гомумбелем мәктәбендә башлангыч класс укучылары өчен “Язучы да Алиш, батыр да!” дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрелде. Авыл китапханәсе мөдире Сабитова Талия Әгъзәм кызы укучыларны батыр язучының китаплары белән таныштырып, сәяхәтне башлап җибәрде.Аннан презентация ярдәмендә Алишның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.Алишның танылган язучы гына түгел, ә батыр сугышчы да булуын искәртеп узды.Укучылар белән бергәләп язучының әкиятләрен искә төшереп, бу әкиятләрнең нәрсәгә өйрәтүен, әһәмиятен ачыклап үттеләр.Укучылар үзләре дә яратып укыган әкиятләренең кыскача эчтәлеген сөйләделәр.Язучының вафатына күп еллар үтсә дә, аның әсәрләре,әкиятләре мәңгелек, алар үз әһәмиятен югалтмый.Балаларның яратып укый торган әкиятләре булып күңелләрендә сакланып калыр.