“Күктә ни булмас дисең,очсыз-кырыйсыз күк бит ул!”(могҗизалар сәгате)
12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Һәр елны 12 апрельдә Россиядә һәм башка илләрдә халыкара космонавтиклар көнен билгеләнеп утелә.Бу уңайдан,Ашытбаш авыл китапханәсендә могҗизалар сәгате үткәрергә булдык.
Элек-электән йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Кешеләрнең күк серләрен өйрәнү өчен кош кебек очасылары килгән. Бу әкияти геройларны сурәтләгәндә дә чагыла.
1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан «Восток» кораблендә беренче космонавт космик киңлеккә сәяхәткә чыга.
Укучыларга космонавтика тарихы,аңа нигез салучылар турында информация бирелде.Чараның калган өлешендә космос,космонавтларның ничек туклануы турында документаль фильм тәкъдим ителде.Укучыларга чара бик ошады.