Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Мәдәниятле-димәк әхлаклы!" (мәдәни дәрес)

14 сентябрь – барлык китапханәләрдә, мәктәпләрдә музейларда Бердәм мәдәният дәресләре уза.Шул максаттан, Г.Тукай исемендәге төп гомумбелем урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары өчен “Мәдәниятле-димәк әхлаклы!”дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрелде. Ашытбаш авыл китапханәсе мөдире Сабитова Талия Әгъзәмовна укучылар белән мәдәниятле укучы нинди була, ул кайсы сыйфатларга ия булырга тиеш дигән сораулар белән дәресне башлап җибәрде.Тәрбияле, инсафлы укучының нинди булуын тормыштан мисаллар китереп укучыларга аңлатып кителде. Балалар үзләре дә, яхшы сыйфатларны санап чыктылар.Яхшыдан үрнәк алып, яманнан гыйбрәт алырга кирәклегенә төшенделәр.Китапханәче авылның, районның гомумән Татарстанда булган милли гореф-гадәтләр, традицияләр турында сөйләде.Илдәге истәлекле мәдәни урыннар, музейлар, ял итү үзәкләре турында мәгълүмат бирелде.Дәрес файдалы һәм кызыклы узды.Чарада 23 укучы катнашты.