“Куркыныч хәлдән чыгарга өйрән!”(танып-белү сәгате)
3 сентябрь – терроризмга каршы көрәш көне дип билгеләп үтелә. Саннарга күз салсак, күпме терроризм афәтләрен күрәбез. Һәр кеше куркыныч хәлләргә юлыкса үзен-үзе саклау чараларын алдан өйрәнергә тиеш. Менә шул максаттан,без укучылар белән куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне ничек тоту турында сөйләштек. Кеше тормышы өчен нинди куркыныч яный һәм көтелмәгән хәлләрдән чыга белү юллары аңлатылды.