“Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә!”(1нче класска укырга керүчеләр өчен театральләшкән бәйрәм кичәсе)
Балаларның 1нче класска керүләрен күңелле итеп истә калдыру, мәктәпкә, белемгә кызыксыну уяту, китапханәгә йөрүнең кирәклеген төшендерү максатыннан чыгып, 1 нче сентябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә театральләшкән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәгә 1нче классак укырга керүчеләр әти-әниләре, укытучылары белән чакырылган иде.Чара 5нче класс укучылары катнашында әзерләнгән театраль тамаша белән башланып китте.Г.Тукайның әкият геройлары фикеренчә, укый-яза, акча саный белсәк, мәктәпкә бармасаң да була. Тик бу геройлар бер дә дөрес фикердә түгел икән. Вакытында уйнарга, вакытында укырга, белем алырга да кирәк, бу тормышта белемсез яшәп булмый дигән нәтиҗәгә килделәр. Аннан нәни укучылар 3 этаптан торган ярышта катнаштылар.Чәчәк таҗларына язылган сорауларга җавап эзләделәр, алтын яфраклардагы табышмакларны чиштеләр һәм ахырдан әниләр ярдәме белән хәрефләрдән “Әлифба” сүзен яздылар.Укучыларга мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан истәлек бүләкләре тапшырылды. Кичә бик күңелле үтте һәм укучыларның күңелләрендә якты хатирә булып сакланып калыр дип ышанып калабыз.