Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Чал тарихны ташлар сөйли, аңлый бел телен генә!”(информина)

30 август - республикабызда яшәүче барлык халыкның уртак бәйрәме. 1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде.Балаларга Республика көне, дәүләт символикасы, гимн турында мәгълүмат бирү, аларның күпмилләтлелек турында белемнәрен баету максатыннан, 28нче август көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Чал тарихны ташлар сөйли, аңлый бел телен генә!”дип исемләнгән чара үткәрелде.Иң элек шул исем белән китап күргәзмәсе тезеп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде.Аннары безнең туган илебез, аның тарихына кыскача күзәтү ясалды, викторина сорауларына җаваплар табылды.Ә соңыннан исә балалар, урамда “Мин яратам сине, Татарстан!” исемле рәсем конкурсында катнаштылар һәм бәйрәм көн истәлеге булып калсын өчен фотога төштеләр.