«Шигърият илендә кунакта!».
3нче август көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә балаларның яраткан шагыйре, өлкәннәрнең якын дусты, бик күп җырлар авторы Р.Миңнуллинның юбилее уңаеннан, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык.Шагыйрьнең китапларын туплап күргәзмә тезеп куелды.Укучылар белән шигырьләрен укып, фикер алыштык.Куандыра, көлдерә, уйландыра Роберт Миңнуллин үзенең укучысын. Сөйкемле, олылар кебек булырга, тизрәк үсәргә, күбрәк белергә, булдырырга тырышып, дөнья белән танышып йөрүче геройлар яши икән дигән нәтиҗәгә килдек.