Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Чиста су,саф һава – бар да йөрәккә дәва!”(бәхетле очрак уены)

"Табигать” сүзенә бик күп мәгънә яшерелгән. Гомумиләштереп әйткәндә, табигать- ул безне әйләндереп алган яшел гүзәллек.Үзенә бик күп хәзинә яшергән табигать бөтен кешегә дә кадерле түгел шул. Матурлыкны төрле кеше төрлечә аңлый: берәүләргә матурлык зиннәтле энҗе –мәрҗәннәр, ә икенчеләренә гади генә кыр чәчәге дә алтын-көмешләрдән кадерлерәк булып тоела. Авылда без барысы дә чиста дибез: һавасы да, табигате дә...Тик авылда да табигатькә чиста караш кирәк.Менә шул максаттан чыгып,Ашытбаш авыл китапханәсендә 6,7нче класс укучылары катнашында экология темасына бәхтле очрак уены уздырылды.Уен 5 турдан торды.Һәр команда да ярышта актив катнашты,сорауларга тиз,төгәл җаваплар бирделәр.Ахырдан жюри командаларга грамоталар тапшырды.6нчы класс укучысы Загидуллин Дилүс табигать темасына җырын бүләк ите.Чара бик күңелле үтте.