"Моңлы тамчы" балалар фестивале
29 март көнне Ашытбаш "Ак калфак" балалар фольклор коллективы Тукай районының Круглое поле җирлегендә үткәрелгән 4нче Республика "Моңлы тамчы" балалар фольклор фестивалендә катнашты. Укучыларга мәктәптә мастер-класслар, экскурсияләр булды. Килгән кунакларны җирлек тарихы,тимер юл музее, китапханә белән таныштырдылар. Мәдәният йортында "Моңлы тамчы" фестивале булды. Безнең "Ак калфак" фольклор коллективы "Су буенда бәбкә саклау"күренеше белән чыгыш ясады. Диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.Аннан Чаллы шәһәренә юл тоттык. Энергитиклар мәдәният сараенда безне бөек шагыйребез Тукайның әкият геройлары каршы алды. Төрле районнардан килгән (удмурт ,керәшен, чуваш, мари, рус, татар) фольклор коллективларының чыгышларын, йолаларын күреп,үзебезгә тәҗрибә тупладык. Укучылар да бу сәфәрдән бик канәгать калды.