Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Тукай эзләре буйлап!”(кичә-сәяхәт)

Барыбызга да билгеле булганча,2016нчы елда,сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына  130 елны билгеләп үтәргә җыенабыз.Шул уңайдан,Татарстан күләмендә төрледән-төрле чаралар үткәрелеп килә.25нче март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә Тукай иҗатын яратып укучылар белән “Тукай эзләре буйлап!” дигән кичә-сәяхәт оештырдык.Ләкин сәяхәт итү өчен безнең транспортта 6 гына урын бар иде һәм шуңа күрә,сорауларга дөрес җавап биргән укучылар гына сәяхәттә катнаша алды,ә калганнары сәяхәтне читтән генә күзәтеп тордылар.Укучылар чарада бик актив катнаштылар:көйләрне дә оттылар,шигырьләрне дә сөйләделәр,сорауларга төгәл җавап та бирделәр.Сәяхәтнең азагында татарның гимнына әверелгән туган тел җырын җырладылар.Кичә бик мавыктыргыч үтте.