“Пушкин әсәрләре буйлап..!” (уен-сәяхәт)
6 нчы инюнь – рус халкының бөек язучысы Александр Сергеевич Пушкин туган көн.Бу көнне шулай ук, рус теле көне буларак та билгеләп үтәбез. А.С. Пушкин – рус мәдәниятенең символы.Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә “Пушкин әсәрләре буйлап..!” дигән уен-сәяхәт үткәрелде.Чарада Ашытбаш төп гомумбелем мәктәбе каршында эшләп килүче лагерь балалары катнашты.Иң элек укучыларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләнде, язучының китапханәгә яңа кайткан китаплары тәкъдим ителде, аннан укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.