“Эх, күңелле балачак!”(балалар бәйрәме)
Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.Бу бәйрәмне без дә Ашытбаш мәдәният йортында, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә бик күңелле итеп үздырдык.Бәйрәмгә Г.Тукай исемендәге Ашытбаш төп гомумбелем мәктәбе базасында оешкан лагерьга йөрүче укучылар килде.Бәйрәм укучыларның ялларын тагын да кызыклырак, күңеллерәк, файдалырак итү максатыннан чыгып үткәрелде.Кичәдә төрле әкият геройлары: Убырлы карчык, Әкият кызы, Фиксиклар балаларны төрле уен-конкурслар уйнатып күңелләрен күрделәр.”Тылсымлы капчык” эчендәге әкиятләр геройларын да балалар бик тиз әйтеп бирделәр,”Убырлы карчык тозагы” дигән уенны да уйнадылар, “Без кайдан?Бел кем мин? Һәм кайдан?” дигән викторинаны да чиштеләр, җырладылар, биеделәр, кыскасы рәхәтләнеп күңел ачтылар.